Шикәр диабеты нинди авыру ул
Балсыз баллы авыруга хөрмәт кирәк
Безнең әңгәмәБу дата 1991 елдан Халыкара диабет федерациясе һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан билгеләнә. Максаты – кешеләргә куркыныч авыруның билгеләре турында һәм кисәтү буенча мәгълүмат бирү.
Шул уңайдан Яшел Үзән үзәк район дәваханәсенең югары категорияле табиб-эндокринологы Ирина Григорьева безнең сорауларга җавап бирә.
– Ирина Егоровна, ни өчен шикәр диабеты темасы бүгенге көндә мөһим?
– Хәзер шикәр диабеты сәламәтлек саклау өлкәсе һәм бөтен дөнья өчен социаль әһәмияткә ия булган проблемага әйләнде. Чөнки авыручылар арта. Бөтен дөньяда 500 миллионнан артык кеше шикәр диабетыннан интегә. Россиядә, төрле мәгълүматлар буенча, аннан интегүчеләр саны 10 миллионнан арткан. Шул исәптән, безнең районда – 6 мең 700 кеше, шуларның 290ы – 1нче типтагы шикәр диабетлылар. 15 ел саен бу сан икеләтә арта. 5 секунд саен 1 кеше үлә.
– Шикәр диабеты нинди авыру ул?
– Безнең организмда ашказаны асты бизендә бета-күзәнәкләрдә инсулин гормоны эшләнә һәм канда глюкоза дәрәҗәсе күтәрелүгә каршы бүленеп чыга. Бу гормон кандагы шикәрне тиешле дәрәҗәдә тота һәм күзәнәкләрне энергия белән тәэмин итә, шуның белән организмның эшчәнлеген көйли. Инсулин тиешле күләмдә эшләнмәсә, кандагы глюкоза дәрәҗәсе какшый һәм углеводларның энергиягә әверелү процессы бозыла. Нәтиҗәдә күзәнәкләргә азык җитми, алар аны сәламәт органнардан алырга тырыша һәм шуның белән бөерләр эшчәнлеге бозыла, күзләргә, йөрәк һәм кан тамырларына зыян килә.Диабет ул бер генә авыру түгел, метаболик синдромнар төркеме – матдәләр алмашу синдромы белән бергә канда шикәр күләменең хроник күтәрелүе. Ягъни инсулинның чагыштырмача дефициты, икенче төрле итеп әйткәндә канда инсулин җитәрлек булып та, тукымаларның аңа сизгерлеге бозылу. Бу диабетның 2нче тибына кагыла.1нче типтагы шикәр диабеты яшьләргә, балаларга хас. Ул тормыш рәвешенә бәйле түгел, ә иммун системасыннан тора. Организмда инсулин начар җитештерелә яки бөтенләй эшләнми. Монда инде инсулинны организмга махсус үзең кертүдән башка булмый.
– Диабет авыруы килеп чыгуга нәселдәнлек нинди дә булса роль уйныймы?
– 1нче тип очрагында нәселдәнлек роль уйный. 2нче типтагы диабет килеп чыгуның сәбәпләре күп, шул ук нәселдәнлек, симерү, күп ашау, хроник авырулар җирлек тудыра. Канга тиз арада сеңә торган гади углеводлы ризыкларга өстенлек бирү, терлек майларын күп куллану, аз хәрәкәтләнүчән яшәү рәвеше алып бару, элек булган дистанцион диабет, начар холестеринның күп булуы, гипертония, йөрәк-кан тамырлары авырулары – риск факторлары. Алар барысы да бер-берсенә бәйләнгән, симерү – гипертониягә, ә ул үз чиратында йөрәк-кан тамырлары авыруына китерә.Әгәр ата-ананың берсендә 1нче типтагы диабет икән, ул 10 процент дәрәҗәсендә нәселдән күчәргә мөмкин, икесендә дә булса – 50 процент. 2нче типның нәселдән 90 процент дәрәҗәсендә күчү ихтималы бар. Әлбәттә, 2нче типтагы диабет олы яшьтәгеләрдә күзәтелә. Киресенчә дә булырга мөмкин, әмма анысы күбрәк искәрмә булып кала. Ни өчен 40 яшьтән соң канны тикшереп торырга кирәк? Чөнки бу чорда 2нче типтагы диабет үзенең мәкерле эшен башлый. Әгәр дә нәселдә дә булса, аеруча куркыныч.
– Шулай да, канда глюкозаның нормаль күләме күпме булырга тиеш?
– Әгәр дә кешегә диабет диагнозы куелган булып, канындагы глюкоза7 ммоль/л дән артса, бу диабет дигән сүз һәм аңа дәвалау билгеләнә. Әмма без аны кешенең яшенә һәм сәламәтлек торышына да карап куябыз. Бик өлкән кешеләргә, мәсәлән, аны 8,5 ммоль/л дәрәҗәсендә дә күрә алабыз. Йөкле хатын-кызларның, мәсәлән, ул 5,1 ммоль/л була икән –дистанцион диабет диагнозы куела. Шул ук вакытта аларны куркытасы да килми. Аны диета белән торгызып була. Кагыйдә буларак, бала туганнан соң глюкоза үз нормасына кайта.
– Организмны контрольдә тоту өчен нишләргә?
– Еш һәм аз-азлап ашарга, баллы һәм майлы ризыкларны чикләргә, өстәлдә яшелчәләр өстенлек итсен, артык авырлыктан сакланырга, күбрәк хәрәкәтләнергә, саф һавада йөрергә, тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска кирәк. Кандагы глюкоза дәрәҗәсен, кан басымын, холестерин күләмен тикшереп торырга. Елга бер тапкыр медицина тикшерүе үтәргә. Физик күнегүләр мускулларда тупланган начар глюкозаны утильләштерергә ярдәм итә. Аз ашап та диванда аунасаң, глюкоза арта һәм киресенчә. Һәр көнне саф һавада йөрү дә өлкәннәргә шикәрне нормада тотарга ярдәм итә. Шуңа күрә яшәү рәвешен үзгәртергә. Хәтта диагноз куелганда да, паникага бирелергә ярамый, авыруга хөрмәт белән карарга өйрәнегез. Ул вакытта диабет та сезгә хөрмәтле булыр.
– Әңгәмәгез өчен табибка зур рәхмәт!
Источник:
https://clck.ru/36jHgc
Оставить сообщение: