icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
06:45
Среда, 12 Марта
Рекламный баннер 990x90px top

Әй Норлатым, газиз җирем минем,

09:10 03.03.2025 16+
Әй Норлатым, газиз җирем минем,
Чал тарихлы туган авылым!
Күкрәгемдә җаным барда һәрчак,
Яшәү көчен синнән алырмын! Күңелгә, җанга якын туган авылым. Инде күпме еллар, гасырлар узса да, әле һаман серләрең ачылып бетмәгән. Тарих битләреңне китап шикелле укый башласак, ничә томга сыяр иде икән?
Кеше язмышлары кебек, ниләр генә кичермәгән син, аяусыз елларның ачлык, ялангачлыгын да , сыйнфый көрәш , революция елларын да , Гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы афәтен дә горурлык белән уздырган син. Шулай булса да, Нурлы Норлатым исемен , җисеменә тап төшермичә саклыйсың. Нигә шулай аталганын, исем тарихын да барлап китик әле.Якташыбыз, танылган этнограф, мәгърифәтче Каюм Насыйриның "Сайланма әсәрләр " енең -2 томына кергән Зөя өязе авыллары тарихы буенча безнең Норлат авылы унбишенче гасырларда барлыкка килә.
Бөек галим язып калдырганча, күрше Мулла Иле авылының зиратында плитәдән эшләнгән кабер ташы табыла, бу таш Норлат зиратындагы таш иясенең, ягъни Тәвәккәлнең әүвәлге хатыны булырга кирәк, ул хатын Рәҗәп Солтан булып Мулла Иленә килеп вафат булгандыр, диелә. Бу ташның язылганына 380 еллар, безнеңчә 1493 нче елларда язылган була. Әлеге мәгълүмат А. М. Гайнетдиновның "Яшел Үзән районы эпиграфик истәлекләре", дигән, китапка да кергән. Ә, Норлат авылы турындагы икенче белешмә ханның кулъязма китабында сакланган, 1563 нче елда тау ягындагы Норлат һәм башка авылларның аның карамагында икәне язылган була, бу турыда якташыбыз филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Гомәр Саттаров та язып чыкты: "Зеленодол районындагы Норлат авылы(элекке Норлат районының үзәге) исеме "Список с писцевой и межевой книги г. Свияжска и уезда Н.В. Борисова и Д. А. Кикина 1565-1567 гг" (Казан,1909,133 б) дигән җир кенәгәсендә "Нурдулатово-Нур Даулет-Нурлат" рәвешле язылышы,"что была царевская деревня Магомет Анжеева". Ул унбишенче гасыр азагы һәм уналтынчы гасырның беренче чирегендә ике мәртәбә Казан ханлыгы тәхетендә утырган Мөхәммәтәмин хан авылы булып саналган. Авылыбызның элеккеге исеме Нур-Булат, дип йөртелгән(Татарстан АССРның тарихында исә,Нур_ДӘүләт диелгән). Унбишенче гасырда Болгар дәүләте халкы татар-монгол эзерлекләвеннән качып башка җирләргә качып китәләр, күбрәк Зөя яры буендагы түбәнерәк урыннарга.Шушы болгарлардан торган кечерәк төркемнәр җирле халыкны көч белән буйсындырып бергә дә, аерым поселоклар төзеп тә яши башлыйлар. Нур-Булатлар гаиләсе дә 1400-1450 нче елларда Иделнең сул як ярыннан, тау ягына күчеп килә. Ул вакытларда Норлат авылы урынында бик куе, калын урманнар үсә, якында гына елга ага, чишмәләрнең дә исәбе булмый, бәлки, тормыш итәр өчен бар яктан килгән урын булганга , гаилә биредә төпләнеп кала, алардан күрә татар-монгол изүеннән качып тагын башка гаиләләр дә килеп кушыла. Бу турыда Минһаҗетдин Җәбәлинең "Тәварихы Болгарийә вә Татарийә", исемле, төзүчесе археограф Рәиф Мәрданов , 2023 нче елда басылып чыккан китапта телгә алына. М. Җәбәлинең болгар- татар тарихына кагылышлы 1878 нче елда язган , әле бер галим дә өйрәнмәгән хезмәте ул. Авылның исеме Нур-Булаттан, (бу) иҗеген төшереп калдырып русча Нурлаты(Норлат),дип атала башлый. Норлат авылы 1552 нче елда Казан ханлыгы составында булып, Россия империясе тарафыннан яулап алына. Бу елларда татарларны көчләп чукындыру, урыслаштыру бара , әмма, безнең авылда керәшеннәр булмаган.
Крестьян күтәрелешләре
Россия империясе тарафыннан кыерсытуларга, җәберләүләргә түзә алмаган авыл халкы Степан Разин, Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьян күтәрелешләрендә актив катнаша башлый. 1775 нче елда Казан губерниясе оешып, 13 өязгә бүленә, Норлат авылы Зөя өязе составына керә. Авылда чын мәгънәсендәге драмматик вакыйгалар 1852-1859 елларда башлана. Рус помещиклары, патша хөкүмәте җитәкчеләренең сатлыкҗан булуыннан файдаланып крестьяннарның җирен талап ала башлаганнар, бигрәк тә татарларныкын. 1852 нче елда помещик Еремеев Зөя өязе Норлат авылы крестьяннарының 31,5 дисәтинә җирен басып ала. Дөреслекне табып,җир биләмәләрен ачыклау өчен пристав Сафроницкийны чакырталар. Әмма, аның да помещик яклы эш алып барганын белеп, 300 гә якын крестьяннар җыелып, аңа каршы киләләр, авыл халкының ачуыннан, каршы чыгуларыннан куркып пристав качып китәргә мәҗбүр була. Норлат крестьяннары помещикларга каршы гына түгел, татар морзаларына каршы да актив көрәш алып барганнар. Авылда яшәүче морзалар урман, иң яхшы болын, печән җирләренә баш булганнар, билгеле гади халык моның белән килешмәгән, тигез итеп бүлеп, уртак җир фондына кертүне сораганнар. Халык белән килешмәгән морзалар Зөя өязе судына биреп, кабат җирләрне үзләренә алганнар, риза булмаган крестьяннар дулкынын басар өчен хәрби гаскәр китергәннәр.
Авылда совет власте урнашу
Октябрь революциясеннән соң совет властеның иң явыз дошманнары кулаклар совет властена каршы яшерен көрәш алып бара башлыйлар. 1917 елның караңгы көзендә урыс авыллары Косяково белән Рязань арасында революцион лозунгларны таратып, кулакларга каршы кискен көрәш алып баручы , гаярь батыр йөрәкле Тимерша Ибраһимовны( Сәетгәрәй бабайның абыйсын) авылга кайтып килгәндә, яшеренеп торып кулаклар үтерәләр. Тимершаның көрәштәшләре арасында Закир Җиһаншин, Хәбибулла Насыйбуллин, Нурулла Бикмуллин, Абдулла Замалетдинов, Ситдыйк Саттаров, Кави Курамшиннар була.
Тик көчләр тигез булмый шул, кулаклар совет власте яклылар өчен 1917 елда чын мәгънәсендә кан кою оештыралар. Алар мир келәтеннән( барлык халыкның уртак милке булган) амбарыннан иген урлаганнар, дигән ялган яла таратып, халыкны ышандырып , активистларны өйләреннән йолкып чыгарып үтергәнче кыйныйлар, бары тик Кави Курамшинга гына качып котылырга мөмкин була.Ул Зөя өязенә китеп кулакларның җинаяте турында сөйләп бирә, үзе теләп Кызыл армия сафларына керә. Аны взвод командиры итеп билгелиләр һәм үзе белән коралланган кырыкка якын сугышчы, ике пулемет алып ,кулаклардан үч алыр өчен авылга кайта. Әлеге канлы сугышны оештыручы кулак иярченнәрен барысын да кулга алып, Свияжскига алып китеп аталар. 1918 нче елны акгвардиячеләр Татарстанның бик күп җирләрен басып алалар , Колчак командалык иткән гаскәрләр Норлаттан биш кенә чакрым булган урыс авылы Албабага килеп җитә, ә безнең авылга кермиләр.
Авылдагы беренче төзелешләр
1927 елның 14 февралендә Норлат авылы район булып оеша. 1928 елда авылда беренче электр станциясе эшли башлый, анда көндезләрен иген тарталар, кичләрен авылны яктыртып тора. Авыл мәктәбен төзүдә иң зур рольне, Норлат авылы кешесе революционер Харис Әхмәтов уйный., 1910 нчы елда ул Мулланур Вахитов белән бергә большевиклар партиясенә кереп, революцион эшчәнлеген башлап җибәрә .1919 елны Казанны чехлар алгач, аны кулга алалар, тик безнең авылдан чыккан Бишбатман кешесе Ибраһим Ситдиков ярдәме белән пленнан качып, авылга кадәр җәяүләп өч көн кайта, хәрби отряд төзеп ак чехларга каршы көрәш алып бара. Бу сугыштан соң Әхмәтов Казанда хезмәт биржасында эшли башлый, мәктәп төзетүдә бик ярдәм итә. Әлеге биржа авылны шефлыкка алып чишмәләрне чистартып, янгын сүндерү депосын, мәктәпне төзи, ул "Шефлык мәктәбе", диеп, соңырак, 1927 нче елда 7-еллыкка әйләнеп "Крестьян яшьләре мәктәбе"дип йөртелә. Беренче укытучы Шамова Нурсәйлә исемле була., ә 1935 елдан урта мәктәпкә әйләнә. Беренче уку йорты, ягъни "Изба-читальня", 1924 елда ачыла, ул качып киткән Хәйрулла бай йортында була.
Колхозлашу еллары
1929 елда колхозлар оеша башлый, тик кулакларның аяк чалуы аркасында таратыла, бары тик 1930 нчы елда гына башта авылда өч колхоз булып, соңынан бер "Кызыл партизан"колхозы кала.. Авыл халкын колхозга керергә коммунист Хәбир Вахитов өндәп йөри,беренче колхоз председательләре Хәйбуллин Солтан, Галиәкбәров Фаяз,Фәтхуллин Зиннәтләр була.1930 елда МТС та төзелә. 1924 елда пионер оешмасы төзелә-беренче пионерлар Газизов Нурулла, Җәләлова Зәйнәп, Габидуллин Сафа,Фатхуллина Фатыйма, Бикчантаева Мәрфуга, Гыйззәтуллина Хәдичә. 1928 елда җиләк-җимеш питомнигы оеша.1929-30 елларда клуб төзелә. 1942 елда тимер юл салына, аны И. В.Сталинның әмере буенча идел буенда яшәүче немецлар төзи . 1957-58 елларда төзү оешмасы төзелеп, кибетләр,клуб, ике катлы мәктәп салалар.1960 елда авыл тулысынча электрлаша, ә 1963 елда район бетерелеп, Яшел Үзән шәһәренә күчеп, Яшел ҮЗән районы,диеп йөртелә башлый.

Автор: Розалия Ибраһимова
1173

Оставить сообщение: