Норлатта фронтка чираттагы гуманитар йөк җыйдылар
«Өмет» волонтерларының Норлат штабыннан Яшел Үзәнгә 300 шт. окоп шәмнәре, 94 плащ, 60 тактик носилка, 146 эчке кием, 120 коры душ, 30 маскировка челтәре, 58 пятиточечник, 25 оекбаш, 4 җылы одеал, 11 тартма азык-төлек, 68 яңа ел бүләге, 2 тартма шәхси гигиена чаралары, 6 тартма прополис, 2 тартма медицина кирәк-яраклары җибәрделәр.
- Барлык волонтерларга фидакарь хезмәтләре, тырышлыклары, Урысбага авыл җирлеге башлыгы Сибгатуллин Хәйдәр, Мулла Иле төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Садыйкова Р.Г., Тенеш бистәсе почта бүлекчәсе мөдире Әсхәдуллина Резеда И., Кама Тамагы, Тенеш, Сөйки бистәсе халкы, Яшел Үзән, Кама Тамагы районнарының барлык битараф булмаган кешеләренең игелеге һәм рухи юмартлыгы өчен зур рәхмәт, - дип яза Норлат авылыннан Роза Яһудина
Оставить сообщение: