Норлат җирлегендә шатлыклы хәбәр, Советская урамында яңа артезиан коесы хәм су башнясы куелды!
15:12 01.12.2024 16+
Норлат җирлегендә шатлыклы хәбәр, Советская урамында яңа артезиан коесы хәм су башнясы куелды!
– Бу башня белән җәй айларында күпме җафаландык, ике көннең берендә су басымы төшеп, кешеләр безгә шалтыратып, мәш килдек, – дип сөйли җирлек башлыгы Илдус Мансур улы Саттаров. – Аллаһка шөкер, быел район башлыгы Михаил Павлович мөмкинлекләр табып, бюджеттан акча бүлеп бирде.
Бу эшләрне башкару өчен Норлат торак-коммуналь хуҗалыгы белән килешү төзелде.
– Шуны да әйтмичә булдыра алмыйм – әлеге эшне башкаручы Ленар Садриев җитәкчелегендәге Норлат ТКХсына олуг рәхмәтемне белдерәм. Алар су башнясын сыйфатлы итеп, җиренә җиткереп эксплуатациягә тапшырдылар. Ленар Ринатовичка аерым рәхмәтләрне җиткерәм, бөтен процессларны үзе контрольдә тотып, эшне вакытында башкарып чыкты.
Оставить сообщение: