icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
12:59
Суббота, 19 Апреля
Рекламный баннер 990x90px top

Норлат урта мәктәбендә "Хәрбиләрне якларга ярдәм итәбез" маскировка челтәрләрен үрү буенча хәйрия акциясе башланды

08:22 17.11.2024 16+
?Норлат урта мәктәбендә "Хәрбиләрне якларга ярдәм итәбез" маскировка челтәрләрен үрү буенча хәйрия акциясе башланды.

Ашыгыч заказ якташларыбыздан, махсус хәрби операциядә катнашучылардан килде.

Акциядә урта звено һәм югары сыйныф укучылары актив катнаша. Бу мөһим эшкә технология укытучысы Фәхретдинова Лилия Наил кызы, педагог-оештыручы Ниязова Алеся Вячеславовна, мәктәп китапханәсе мөдире Мингалиева Алинә Рөстәм кызы җитәкчелек итә. Укучылар фронтта маскировка челтәрләренең кирәклеге, аларны ясау технологияләре турында белә, үрергә өйрәнә. Алты көн эчендә бу мәктәп укучылары 4 маскировка челтәре ясап өлгергән инде.

-Норлат урта мәктәбе укытучыларына һәм укучыларына авылның волонтерлар штабына сугышчыларыбызның ашыгыч заказын үтәүдә актив ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, - дип җиткерә Роза Ягудина.

1983

Оставить сообщение: