icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
01:28
Среда, 23 Октября
Рекламный баннер 990x90px top

Хөрмәтле укытучылар!

21:16 05.10.2024 16+
Хөрмәтле укытучылар! Сезне зур ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Кем өчен дә истәлекле һәм дулкынландыргыч көн бу. Һәрбарчабызның тормышындагы якты һәм матур сәхифәләр укытучы исеме белән бәйле. Сез безгә аң белем, тәрбия генә биреп калмыйча, кирәк чакта киңәш тә биреп, ярдәмегездән дә ташламыйсыз. Сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә районыбыз укучылары республика күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып, зур җиңүләр яулый. Болар барысы да сезнең тынгысыз, тырыш, намуслы хезмәт нәтиҗәсе. Күңелегездәге йолдызлар балкышын сүндермичә, яшәү алкышын киметмичә, сәламәтлек дәрьясында коенып, озын-озак еллар яшәгез. Гаилә бәхете һәм хезмәт уңышлары юлдаш булсын.

Норлат авыл җирлеге башлыгы

Саттаров Илдус Мансур улы

583

Оставить сообщение: