


"Безнең алтын фонд!"- Норлат балалар йортында бәйрәм
Көзге календарьда йөрәк тирән рәхмәт хисләре белән тулган, кешеләргә аеруча игътибар һәм ихтирам күрсәтәсе килгән дата бар – Халыкара өлкәннәр көне.
- 1 октябрьдә өлкәннәр - ветераннар өчен Норлат балалар йортының ишекләре тагын бер тапкыр ачылды. "Безнең алтын фонд!" дип аталган чарага 50дән артык кеше җыелды. Актлар залында дусларча, җылы итеп аралашып, җырлап-биеп, күңел ачып, вакытның узганы сизелмәде дә. Тамашачыларның хисләнеп күңелләре дә тулды хәтта. Бәйрәмнең чәй табыны артында дәвам итте. Кунаклар рәхәтләнеп аралашты, яшьлек елларын искә төшерде, - дип яза Рәисә Миңнулина.
Оставить сообщение: