Авыл күркәм йортлары, тәрбияле балалары белән матур
Авыл эченнән үткәндә, ирексездән, күз йортларга төшә. Кешенең йорты да үзенә охшаган кебек: йә ачык, чәчәккә күмелгән, йә төксе, моңаеп кына утыра. Кайберләре яныннан узганда куркыныч булып китә, чөнки йортны Америка өянкесе, кычыткан, төрле агачлар басып алган. Капкасы кыйшайган, йә авып төшкәннәре дә юк түгел. Монда кайчандыр тормыш кайнап торган, кешеләр бер-берсенә мәхәббәт аңлаткан, балалар үстергән, терлекләр асраган. Йортта тормыш гөрелтесе тынмаган...
Матурлык – сакласаң гына матур ул! Авылда узган ел автобус тукталышы урынын яңарттылар. Ул урында асфальт та җәйделәр. Чүп түгәргә килгәндә күрәм: бер малай тукталыш урындыгына матаен ук терәп куйган да, куенында 6-7нчеләрдә укый торган кыз бала, яннарында бер малай кабыкларын төкереп, көнбагыш чиртә. Рәхәтләнеп...
https://clck.ru/3De8D7
Оставить сообщение: