icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
05:27
Среда, 23 Октября
Рекламный баннер 990x90px top

Ю Б И Л Е Й

16:29 12.10.2023 16+
Ю Б И Л Е Й

Авылдашыбыз Гатауллина Гелнур ханымны бүген Юбилее белән котлыйбыз.

Ул бик уңган, тырыш, кунакчыл, киң күңелле кеше. Аның алтын куллары белмәгән эш бармы икән? Нурлы, ягымлы, пөхтә, туры сүзле, батыр йөрәкле хатын-кыз. Балалары да үзе шикелле булдыклылыр, инсафлылар.

Бер булганнан бар да була, диләр . Гелнур апа турында да шулай дип әйтеп була . Ул "Яш йөрәкләр" төркеменең йөзек кашы: җырлый, матур итеп мөнәҗәтләр башкара, шигырьләр укый.

Гелнур апа!

Зур һәм якты бәйрәмегез белән котлап , Сезгә ихлас теләкләребезне юллыйбыз: алдагы гомер елларыңда тормышыгыз иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларның, оныкларның, туганнарның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, гомер итегез!

1794

Оставить сообщение: