Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән
19:23 06.09.2024 16+
Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән, Норлат авылында яшәүче Нурдидә Галләм кызы Гафиятуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Юбилярга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, бәхетле картык теләделәр.
Нургали абый белән Нурдидә апа ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Нурдидә апа күп еллар балалар бакчасында пешекче булып эшли. Хәзерге вакытта балалары тәрбиясендә яши. Яратып туймаслык дүрт оныгы, ике оныкчыгы бар.
Оставить сообщение: