Норлат волонтерлары МХОгә киткән сугышчыларга ярдәм итүне дәвам итә
Фронттан комлы җирлек өчен зур маскировка челтәрләрен ашыгыч әзерләүгә махсус заказ килгән. Сугышчыларның үтенечен ишеткәч, баш волонтер Зыятдинов Фәрит Ярхамович шул ук көнне Казанга барып, кирәкле материалларны алып кайта, ә Норлат хезмәтчәннәре эшкә җыела.
Волонтер-ветераннарга Норлат мәдәният йорты коллективы, Норлат урта мәктәбе һәм Норлат балалар йорты педагоглары, 6а һәм 7а сыйныф укучылары да ярдәм кулы суза. 4 сәгать буе тырышып эшләгәч, заказ үтәлә.
Әлеге күркәм акциядә катнашучылар планлаштырылган эшләрне тиешенчә башкаруга чын күңелдән шатлана.
- "Маскировка челтәрләрен әзерләүдә булышкан "Халык фронты" кечкенә волонтерларына рәхмәт белдерәбез. 6а һәм 7а сыйныф укучылары фронттагы сугышчыларга ярдәм итәр өчен зур теләк белдерде. Молодцы!" – ди Норлат авылының ветераннар советы рәисе Роза Ягудина.
Фәрит Ярхамович Яшел Үзән штабына 9х3 метр зурлыктагы 5 маскировка челтәре, 5 тактик носилка, 5 плащ, 80 эч киеме, 140 төргәк "коры душ", гигиена чаралары, кан агуын туктата торган жгутлар һәм медикаментлар илтә.
Оставить сообщение: