Позаботиться о пернатых может каждый! ️
10.12.2025
677


Халкыбызның милли бәйрәме Сабантуе да килеп җитте. Әле аңарчы, бирнә, бүләк җыю йоласын, үтисе бар.

-Кайда ничектер, ә, бездә ул сөлге җыю, диеп, йөртелә. Сабан туе алдыннан әлеге матур йоланы, без яшь чакта, көзен хәрби хезмәткә китәсе егетләр башкара иде. Араларына гармун уйный белгән егет тә булса, аеруча күңелле була иде. Кыз- кыркын оялып кына капка ярыгыннан карый, күңеленә ошаган егетне күзли. Яшь киленнәр кызыл башлы суккан сөлгесен бүләккә бирә. Соңгы елларда мәдәният йорты хезмәткәрләре әлеге күренешкә аеруча миллилек өстәделәр. Урысбага авылының оста баянчысы Камил Хәлиуллинга кушылып җырлаулары, биюләре белән, тиздән бәйрәм якынлашуын белгертеп күңелләрне күтәрде. Нинди генә ел булса да безнең татар халкы Сабантуен көтеп алган, авылдашларны бергә җыйган. Гасырлар буена да югалмаган зур милли бәйрәмебез ул,- дип яза Розалия ханым Ибраһимова.Перепечатка материалов – с разрешения редакции. Мнения авторов и редакции могут не совпадать.
Все рекламируемые товары и услуги подлежат сертификации и лицензированию.За достоверность рекламы ответственность несёт рекламодатель.
E-mail: info@greendol.ru
Оставить сообщение: