icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
09:33
Среда, 23 Октября
Рекламный баннер 990x90px top

Норлат урта мәктәбендә легендар якташыбыз

04:10 08.05.2024 16+
Норлат урта мәктәбендә легендар якташыбыз, Әфган сугышы ветераны Таһиров Рафаэль Тәлгать улын искә алу кичәсе узды.

Бәйрәмгә шулай ук Әфган сугышында катнашучы 12 ветеранга юбилей медале тапшырылды. Кичәдә Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров, Әфган сугышы ветераннары, Рафаэль Таһировның туганнары, авыл ветераннары һәм солдат әниләре Советы әгъзалары, "Халык фронты" волонтерлары, махсус хәрби операциядә катнашучы Марс Юнысов катнашты.

Мәктәп укучыларының Ватанга мәхәббәт темасына әзерләгән эчтәлекле концерт номерлары күңел кылларын тибрәтте. Кичә бик җылы атмосферада үтте. Тамашачылар Рафаэль белән Илсөярнең Әфган сугышы утында кабынган һәм ныгыган матур мәхәббәт тарихын тыңлап тәэсирләнде.

Кичәдә Рафаэль Тәлгать улының хатыны һәм балаларына язган фронт хатларының назлы, эчкерсез мәхәббәт белән тулы юллары яңгырады. Чарада катнашучыларның, кунакларның, укучыларның барысы да онытылмас тәэсир алды.

1092

Оставить сообщение: