icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
13:25
Среда, 23 Октября
Рекламный баннер 990x90px top

ВТ Җылы оя дигән зур бәйге игълан итә: 6 кешегә 50 мең сум

02:05 21.03.2024 16+
«ВТ» «Җылы оя» дигән зур бәйге игълан итә: 6 кешегә — 50 мең сум

«Ватаным Татарстан» газетасы күркәм гаиләләрне барлау, җәмгыятьтә ата-ана абруен арттыру максатыннан, «Җылы оя» дигән зур бәйге игълан итә!



Матур, дус, тату гаилә сере нидә? Бала тәрбияләүдә нәрсә мөһим? Гаиләдә тел, милли үзенчәлек саклансын өчен нишләргә? Әлеге сорауларга ачыклык керткән үрнәк татар, чуаш, мари, мордва, удмурт гаиләләре турында язмаларыгызны көтеп калабыз, кадерле укучылар!

Бәйге таләпләренә туры килгән язмалар «Ватаным Татарстан» газетасында һәм сайтында басылып барачак. Җиңүчеләр декабрь аенда билгеле булачак һәм тантаналы шартларда бүләкләнәчәк.

Бәйге номинацияләре

«Күркәм гаилә»

Гаилә, гаилә кыйммәтләре, милли гореф-гадәтләр, көндәлек тормышта туган телнең роле турында иң яхшы язма.

I урын – 50000 сум

II урын – 30000 сум

III урын – 20000 сум

Татарстанда яшәүче чуаш, мари, мордва, удмурт гаиләләре турында иң яхшы язма – 50000 сум (II, III урыннар каралмаган)

«Ишле бәхет»

Күпбалалы гаиләләр, шул исәптән тәрбиягә балалар алган гаиләләр, гаилә кыйммәтләре, милли гореф-гадәтләр, көндәлек тормышта туган телнең роле һәм милли кыйммәтләрне, туган телне буыннан-буынга күчерү әһәмияте турында иң яхшы язма.

?I урын – 50000 сум

?II урын – 30000 сум

?III урын – 20000 сум

Татарстанда яшәүче чуаш, мари, мордва, удмурт гаиләләре турында иң яхшы язма – 50000 сум (II, III урыннар каралмаган)

?«Без, без, без идек…»

8–11 сыйныф укучылары арасында үз гаиләләре турында иң яхшы язма.

?I урын – 50000 сум

?II урын – 30000 сум

?III урын – 20000 сум

Татарстанда яшәүче чуаш, мари, мордва, удмурт гаиләләре турында иң яхшы язма – 50000 сум (II, III урыннар каралмаган)

✅БӘЙГЕНЕҢ ШАРТЛАРЫ

«Җылы оя» бәйгесенә язмалар 2024 елның 1 мартыннан 2024 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә.

Чара 2024 елның 1 мартыннан 2024 елның 30 декабренә кадәр дәвам итә.

НИГЕЗЛӘМӘне шушы язмага беркетәбез?

1058

Оставить сообщение: