
Әлеге видеоязма Норлат авылы «Халык фронты» штаб-остаханәсендә төшерелде.
Җирле «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, активистка Роза Ягудинаның үҗәтлеге белән булдырылган һәм ирле-хатынлы Әлфия белән Фәрит Зыятдиновлар, Норлатның оста куллы, олы йөрәкле ханымнары тырышлыгы белән әлеге остаханәдә әзерләнгән никадәр гуманитар ярдәм махсус хәрби операция зонасына озатылды икән?!
Башкарган изге гамәлләрегез Аллаһның олы рәхмәтләре булып үзегезгә кайтсын, йөрәк җылыгызны кушып әзерләнгән әйберләр кайнар зонадагы ир-егетләргә җылы биреп, дошман пулясыннан сакласын!

Оставить сообщение: