icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
13:34
Среда, 23 Октября
Рекламный баннер 990x90px top

Урамда буран. Күп кенә трассалар ябык, ә Норлат волонтерлар штабында, шундый һава торышына карамастан, Норлат, Бакырчы

20:44 17.01.2024 16+
Урамда буран. Күп кенә трассалар ябык, ә Норлат волонтерлар штабында, шундый һава торышына карамастан, Норлат, Бакырчы, Карашәмнән 30 волонтер җыелган.

Аларның бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә 18 маскировка челтәре, 10 «пятиточечник», 15 тактик носилка – махсус хәрби операция зонасына җибәрергә әзерләнгән барлык гуманитар йөк тутырылган. Эш ахырынача бер минут та туктап тормый, аны тәмамлагач кына, волонтерлар түгәрәк өстәл артына чәй эчәргә һәм планеркага җыела.

-"Сугышчан туганлык"ның Яшел Үзән штабына гуманитар йөк җибәрү өчен өстәмә рәвештә шимбә көнне дә эшләргә карар иттек. Бүгенге гуманитар йөкне Карашәм, Бәчек, Бакырчы, Кече Шырдан, Күгеш, Акъегет, Мулла Иле авыллары волонтерлары алып килде. "Халык фронты"ның хөрмәтле волонтерларына, битараф булмаган авыл халкына зур рәхмәтемне белдерәм, - ди Норлат авылы активисткасы Роза Ягудина.

1488

Оставить сообщение: