icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
01:34
Понедельник, 23 Декабря
Рекламный баннер 990x90px top

Норлатның фронтка ярдәм штабында эш кайнап тора. Авылның волонтер-ветераннарына ярдәмгә Бакырчы авылыннан өч солдат анасы килә

20:10 06.01.2024 16+
Норлатның фронтка ярдәм штабында эш кайнап тора. Авылның волонтер-ветераннарына ярдәмгә Бакырчы авылыннан өч солдат анасы килә.

Волонтерлар отрядына 6а сыйныф һәм сыйныф укучыларының әниләре дә кушыла, җитәкчеләре Светлана Абзалова. Яшь биатлончылар да изге эштә катнашырга карар кыла: окоп шәмнәре ясыйлар.

Менә шундый искиткеч состав белән эш тә алга бара, вакыт та сизелми. 40 тактик носилка өчен 16 маскировка челтәре әзерләгәннәр , җылы билбаулар кискәннәр, 100дән артык окоп шәмнәре ясаганнар.

Шулай ук өйләрендә билбаулар, мендәр япмалары тегүчеләрне, окоп шәмнәре ясаучыларны да атап китик: Йосыпова Гөлсинә, Михайлова Ирина, Баһаветдинова Резидә, Фәсхетдинова Рәмзия, Газимҗанова Миләүшә, Хуҗина Ләйсән, Гарипова Люция, Кашапов Фирдүс.

-Хезмәт десантында катнашучыларның барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Волонтерлар даирәсенең киңәюен, затлы кешеләрнең риясыз хезмәт нәтиҗәләрен күргәч, күңел шатлана. Чираттагы эшкә җыелу сишәмбе - 9 гыйнварда 14.00 сәгатьтә, - дип сөйли Норлат авылы активисты Роза Ягудина.

2155

Оставить сообщение: