Яшел Үзәндә Ватан Геройлары көне уңаеннан тантаналы митинг узды
Җиңү паркына һәлак булган Геройларның әниләре, битараф булмаган кешеләр хөрмәт күрсәтергә килде.
Митингта катнашучылар арасында яшьләр эшләре буенча бүлек җитәкчесе Евгений Потапов, «Сугышчан туганлык» оешмасы җитәкчесе урынбасары Сергей Жуков бар.


- Бүгенге чарада катнашкан һәркемгә рәхмәт. Бу көнне без чын Геройлар башкарган батырлыкларга хөрмәт күрсәтәбез. Аларның кыюлыгы һәм фидакарьлеге аркасында без үз илебез һәм аның тарихы белән горурлана алабыз, - дип билгеләп үтте Евгений Потапов.
Рәхмәт йөзеннән мемориалларга чәчәкләр куелды.
ЗМР матбугат хезмәте
Оставить сообщение: