
Яшел Үзән геройларына таныклык бирелде
Яшел Үзән хәрби комиссариатында «Сугыш хәрәкәтләре ветераннары» таныклыклары үз территорияләрендә батырлык күрсәткән һәм үз бурычларын намус белән үтәгән биш хәрбигә бирелде. Таныклыкларны Яшел Үзән районы хәрби комиссары Илшат Паймурзин тапшырды.
Менә ул батыр егетләребез - Виталий Ильин, Рәнис Мостафин, Илья Акиловский, Владислав Мошков, Даниил Фомичев.
Фирая Вахрамеева, ТР буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалының социаль координаторы балаларга бүләкләр тапшырды һәм хәзер алар фондның канаты астында булуын хәбәр итте. Егетләр социаль, пенсия фондларында, шулай ук салым инспекциясендә ярдәм чараларын рәсмиләштерә ала.
Оставить сообщение: