icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
19:46
Пятница, 6 Марта
Рекламный баннер 990x90px top

Хөрмәтле авылдашлар, хәзер инде сезнең арагызда үзсалым турында белмәүчеләр юк

20:16 05.03.2026 16+
Хөрмәтле авылдашлар, хәзер инде сезнең арагызда үзсалым турында белмәүчеләр юк. Чөнки 2014 нче елдан бирле бу турыда уртага салып сөйләшәбез, акчсын җыеп тапшырабыз. Конкрет эшләр дә эшләнә - күреп торасыз. Без биргән бер мең сумга дәүләт дүрт меңне өстәгәч, шактый гына сумма килеп чыга, ә бу авылны төзекләндерүгә бик ярап куя. Гел дә бер кеше күзенә карап, аннан өмет итү безнең авыл халкына хас сыйфат түгел.
Быел үзсалым акчасы 18 яше тулган гражданнардан:
- Норлатта һәм Булатовада 500 сум;
- Албаба, пжр. Албаба, Косяково, Прибой авылларында 1000 сум;
- Татар Исламында 5000 сум.
Хәтерләсәгез авылда жыеннар узды, үзсалым түләү суммалары расланды.
Үзсалым акчасын 25 нче мартка кадәр түләп бетерү мөһим! Үзсалым акчасын "Госуслуги РФ" (шәхси профилегез аша), яки авыл җирлеге идарәсендә түли аласыз.

Норлат авыл җирлеге башлыгы
Саттаров Илдус Мансур улы
581

Оставить сообщение: