icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
02:22
Sunday, 22 Февраля
Рекламный баннер 990x90px top

Норлат авылында яшәүче Рәхимә Хәлил кызы Гыйбадуллина үзенең 96 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.

08:26 21.02.2026 16+
Норлат авылында яшәүче Рәхимә Хәлил кызы Гыйбадуллина үзенең 96 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.

Рәхимә апа 1930 елның 17 февралендә дөньяга килгән. Тырыш, сабыр, киң күңелле Рәхимә апа, күп еллар Норлат совхозында бакчачылыкта хезмәт куеп, намуслы хезмәте белән хөрмәт казанган. Галим абый белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, аларга күркәм тәрбия, ныклы тормыш юлы биргәннәр.

Рәхимә апа — дүрт оныгы, биш оныкчыгы өчен кадерле әби һәм дәү әни. Бүгенге көндә ул кызы Роза һәм улы Рөстәм тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә, җылы мохиттә бәхетле гомер кичерә. Балалары, онык-оныкчыклары һәрвакыт янәшәсендә, ярдәмләшеп, хәлен белеп торалар.

Юбилей уңаеннан акъәбине районыбыз башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән, Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдүс Саттаров котлап, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, һәр көннең шатлык-сөенечләр белән тулы булуын, балаларының игелеген күреп, озын-озак еллар бәхетле гомер кичерүен теләде.

Без дә ихлас котлауларга кушылып, Рәхимә апага кояштай якты көннәр, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм гаилә җылысында тагын күп еллар яшәвен телибез!
788

Оставить сообщение: